Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бирәнлек остасы

Британияле Кайл исемле ир-ат 76 килограмм авырлыкта гына булса да, тизлеккә азык ашау буенча ярышларда катнаша. Ә нәтиҗәләре искитмәле аның.

21 яшьлек Кайл Гибсон ярышларда катнашу өчен ашказанын шуңа махсус рәвештә күндерү өстендә эшли. Ул җирле кафеларның берсендә эшли һәм шуңа күрә биредә бушлай туклана ала. 
Ярышлар вакытында Гибсон 10 минут эчендә 100 тавык наггетсын йота. - Бу минем өчен соңгы чик тһгел, - ди егет, - мин әле тагын 150 наггетс ашый алам. 
Кафеда эшләү дәверендә ир-ат 14 мең калориягә якын бургер, Англиядә иң зур 35 сантиметрлы крем сылаган пирожный һәм 81 сантиметрлы пиццца ашаган. Берәү шуның чаклы ашавыннан бирәнлек чиренә йогар иде, яки симерү белән интегер иде. Ә Гибсонның авырлыгы, нибары, 76 килограмм. Ул атнасына җиде тапкыр спортзалга йөри һәм үзен яхшы хис итә. 
Аның сүзләренә караганда, ул, гадәттә, көнгә бер тапкыр ашый, ә ярышлар алдыннан бер тәүлек ач тора. Мондый режим аңа ашказанын киңәйтергә мөмкинлек бирә һәм ул моны спорт күнекмәләре буларак кабул итә. 
Бирәнлек остасы Гибсон АКШТА тиз йөрешле ашау буенча конкурста катнашырга җыена, чөнки анда мондый ярышлар күпкә популяррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев