Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Билл Гейтс назвал сроки завершения пандемии COVID-19

Билл Гейтс COVID-19 пандемиясенең тәмамлану срокларын атады.

бетмәскә мөмкин. Microsoft Корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Fox News телеканалына биргән интервьюсында әнә шундый фикер белдерде.

"Эпидемия иң яхшы очракта 2022 елда тәмамланыр, мөгаен. Әмма 2021 ел дәвамында безгә инфекциянең таралуы күрсәткечләрен бетерергә кирәк. Аллага шөкер, вакциналар эшләү технологияләре бар инде, финанслар кертелгән, ә компанияләр үзләренең иң яхшы белгечләрен биргән. Шуңа күрә мин оптимист булырга әзер, болар барысы да мәңге дәвам итмәячәк", - дип билгеләп үтте ул.

Гейтс фикеренчә, АКШта вәзгыять киләсе җәйгә вакцина уңышлы кулланылса, тотрыклана башлаячак, ә киләсе ел азагына илдә эшчәнлек тулысынча торгызылачак. Ул дөньяда пандемия вакытында вакцинация дәрәҗәсе 14% ка кимеде, бу алдагы 20 елда ирешелгән прогресс өчен җитди бәрелеш булды, дип өстәде. Гейтс шулай ук Кушма Штатларның «үсеп килүче илләр өчен вакциналар сатып алуда ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзләрен күрсәтмәвенә” ризасызлыгын белдерде.

Гейтс хатыны Мелинда белән бергә хәйрия фондын җитәкли, аның төп эше үсеп килүче илләрдә куркыныч авыруларга каршы көрәштә, шулай ук АКШта сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендәге программаларны финанслауда. Алар COVID-19дан вакцина эшләүгә һәм халыкның хәерче катламнарына ярдәм итүгә йөзләгән миллион доллар бүлеп биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев