Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бик зур яңалыгыбыз белән уртаклашасыбыз килә, дуслар

Бүген Татарстан матбугаты көнендә коллегабыз, “Яшел Үзән” газетасының алыштыргысыз журналисты Әлфия Сәгыйт кызы Зыякаева дәүләт бүләгенә лаек булды.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен медаль һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Рәхмәт хатында түбәндәге сүзләр язылган:
“Сезгә матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.
Сез – язмышын журналистикага багышлаган, “Яшел Үзән” газетасын оештыруда башлап йөргән тәҗрибәле, талантлы каләм иясе.
Әлеге дәвердә тупланган тәҗрибә, иҗтимагый-социаль вәзгыятькә үз карашыгыз булу, Сезгә тормышчан, халыкны кызыксындыра торган темаларга язмалар әзерләргә ярдәм итә. Үзегезгә карата таләпчән, башкалар хезмәтенә игътибарлы булуыгыз белән хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт казандыгыз.
Киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим.”

Шушы матур сүзләргә кушылып, коллегабызны ихластан котлыйбыз. Әле озак еллар бергә безнең “Яшел Үзән”ебезне яшәтергә, иҗат итәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев