Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әби кайгыртуы» («Бабушкина забота») Бөтенроссия акциясе старт ала

«Өлкән буын» мобилизацион партия проектының «Һәркемгә озын гомер» («Долголетие для всех») юнәлешен тормышка ашыру кысаларында «Бердәм РОССИЯ» партиясе тарафыннан 2022 елның 4 июленнән  «Әби кайгыртуы» («Бабушкина забота») Бөтенроссия акциясе старт ала.

2022 елның июленнән августына кадәр, Донецк һәм Луганск халык республикаларына җибәрү өчен, бәйләнгән җылы киемнәр, эшләнмәләр җыю һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, шулай ук, мохтаҗ балаларга тапшыру планлаштырыла.

31 августка җыелган барлык әйберләр Ростов өлкәсенә озатыла, алар аннары Донецк һәм Луганск халык республикаларына тапшырылачак.

Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә бәйләнгән әйберләрен җыю «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсендә (Яшел Үзән шәһәре, Норкин ур., 3 йорт) башкарыла.

Өстәмә мәгълүматны 8 (84371) 4-22-52 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев