Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгенге референдум - Россиядә иң юмарт референдум

Бүген, 18 ноябрьдә, җирле халыкның үзсалымы буенча референдум үтә. Республиканың 43 районында 844 җирлектә биредә яшәүче халык үз территориясендә үсешнең өстенлекле юнәлешен билгели, ягъни җыелачак акча нәрсәгә тотылырга тиеш.

Әгәр җирлектә яшәүчеләрнең тавыш бирергә хокуклы кешесе (18 яшь һәм аннан да югары) референдумга килеп, тавыш бирсә, референдум булган дип исәпләнә. Әмма бу үзсалым турында карар кабул ителгән дигән сүз түгел әле. Референдумга килүчеләрнең 50 проценттан артыгы “әйе” дип тавыш бирергә тиеш. Җирлектә яшәүчеләр нәрсә өчен акча җыярга җыена, боларны ТР Үзәк сайлау комитеты сайтында белеп була. Тәкъдимнәр авыл җыеннарында тикшерелде. Гадәттә, халыкның ихтыяҗы төрле. Республика буенча карасак, тәкъдимнәрнең 51 % юлларны төзекләндерү белән бәйле.
20% - җирлек территориясен төзекләндерү;
10% - су белән тәэмин ителешне көйләү;
8% - зиратларны төзекләндерү;
3,6 – балалар мәйданчыкларын булдыру. Халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджеттан 4 сум өсти. Шулай итеп, шартлы рәвештә карасак:юл төзекләндерүгә 200 мең җыелган очракта, Татарстан казнасыннан 800 мең сум килә дигән сүз.
Татарстанда үзсалым җыю турында референдум 2013 елдан бирле үткәрелә. Шунысын әйтергә кирәк, Татарстанда үзсалым механизмы Россиядә иң юмартлардан. Киров өлкәсендә мәсәлән, халыктан җыелган бер сумга өлкә нибары 1,5 сум өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев