Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгенге көннән Яшел Үзәндә, 4 һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләргә, азык-төлек пакетлары тарата башладылар

Районда мондый пакетларны киләсе атнадан ала башлаячаклар. Без 1 нче номерлы лицейда булдык. Анда нәкъ менә балалар өчен азык-төлек тартмалары әзерләгәннәр. Бу тартмалар күп балалы гаиләләргә таратылачак.

Мондый пакетларны Яшел Үзән районында барлыгы 667 кеше алачак. Бер азык-төлек пакетының суммасы 1296 сум 90 тиен.

Карусельне карагыз һәм сез күп балалы гаиләләр алачак әлеге тартмада ниләр барын күрерсез.

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев, шулай ук, Яшел Үзән гаиләләренә әлеге тартмаларны өләшүдә катнашты. Радик һәм Роза Мингазетдиновлар гаиләсендә биш бала. Аларның дүртесе 1 нче лицейда укый. Шулай итеп, Михаил Павлович кулыннан гаилә 4 азык-төлек җыелмасы алгды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев