Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәннең үзәк ЗАГСы янында гаилә юбилярларын котладылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен искиткеч концерт, җылы атмосфера, елмаюлар һәм кояш онытылмаслык итте.

Мөселман һәм христиан дине әһелләре Гәбделхәмит хәзрәт белән Святослав атакай, чараның почетлы кунакларын әлеге матур бәйрәм белән котлады, гаилә кыйммәтләре турында тирән мәгънәле фикерләр әйтелде.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук, бәйрәмдәгеләргә җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлекле көн белән бәйле бүләкләр тапшырды:

- Светлана Николаевна һәм Валентин Александрович Цыпленковлар - “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале;

- Зоя Сергеевна һәм Эмилит Терентьевич Пасечниклар гаиләсенә 65 ел,
Гөлсинә Әнвәр кызы һәм Шамил Тәлгат улы Фәизовлар гаиләсенә 40 ел, Гүзәл Шәрифулла кызы һәм Шәүкәт Тәлгат улы Хәйруллиннар гаиләсенә 25 ел бергә матур гомер итүләре уңаеннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр;

Шулай ук, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарага чакырылган, узган елларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булган гаиләләргә дә гөлләмәләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Һәрбер гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөрсен!
Бәйрәмнән тулы фоторепортаж һәм видеоны безнең сайтыбызда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев