Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәннең ЮХИДИ хезмәткәрләре бала тудыру йортыннан яңа туган кызы белән Мария Ширшованы каршы алды

Мария безнең редакциягә шалтыратып, ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсе килүен һәм аларның бала тудыру йортыннан чыкканда каршы алачагын хәбәр итте.

Без шушы дулкынландыргыч вакыйганың шаһитлары булдык.

19 апрель төнендә бала табу йортына үз машиналары белән барган вакытта Ширшовлар гаиләсен ЮХИДИ хезмәткәрләре очрата һәм Марияне үз автомобильләренә күчереп утыртып, ярдәм күрсәтеп, тиз арада бала тудыру йортына илтеп җиткерә. Нәтиҗәдә, Мария 3270 килограмм авырлыктагы кызын бала тудыру йортында таба ала.

Бүген Мария һәм Роман Ширшовлар гаиләсен кызлары Виктория белән бала тудыру йортыннан чыкканда ЮХИДИ хезмәткәрләре Руслан Сафиуллин һәм Илназ Сәлимҗанов чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды һәм яңа туган сабыйларына бала креслосы бүләк итеп бирде.

Шулай итеп, аларга Ширшовлар гаиләсе икеләтә рәхмәтле булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев