Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Васильевода ике янгын чыккан

Бүген Васильево бистәсендә ике урында янгын чыккан. Беренче янгын төнге 12 тулып өч минутта килеп ирешкән. “Волжанка” бакчачылык ширкәтендә өй янган. Янгын сүндерүчеләр утны 6 тулып 49 минутта туктатканнар. Янгын камап алган  мәйдан  - 149 квадрат метр.

Икенче янгын  турында хәбәрне коткаручылар беренчесе турында хәбәр алгач, ике минуттан соң алганнар. Монысы Стахановская урамындагы йортка ут кабу турында. Янгын сүндерүчеләр бу йортта чыккан янгынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Ут камап алган  мәйдан 64 квадрат метр.  

 

Фото https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район пожар в поселке Васильево