Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстанда көндез 10 – 15 градус җылы булачак

11 апрельдә, киресенчә, суытачак һәм кар явачак, ди Гидрометеорология идарәсе хезмәткәре.

Бүген, 10 апрельдә, Татарстанга көньяк-көнбатыштан җылы һава керәчәк, һәм һава температурасы көндез 10 – 15 градуска кадәр күтәрелә. Республиканың көнбатыш районнарында 18 градуска кадәр җылы булуы мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде.

“11 апрель, чәршәмбе көнне, Татарстан аша инде салкын атмосфера фронты узачак. Яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Температура төнлә - 1дән 6 градуска кадәр, көндез исә 3 – 8 градус кына җылы булачак дип яза.

12 апрельдә һава торышы янә үзгәрә. Төнлә явым-төшем булачак, 1 – 6 градус салкын фаразлана. Көндез явым-төшем күзәтелми, 2дән 7 градуска кадәр җылы булачак”, – дип җиткерде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода весна апрель