Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстанда буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре булуы көтелә

Метеорологлар фаразы буенча, буран республикада иртәгә дә көтелә.

Бүген Татарстанда буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре блуы көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.

“Бүген, 26 декабрьдә, Татарстанда кар, урыны белән сигез миллиметрга кадәр көчле кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 18 метрга кадәр, һава температурасы –6...–11 градус була. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы көтелә”, - диде Сергей Захаров.

Метеорологлар фаразлары буенча, буран республикада иртәгә дә көтелә. "Күз күреме начарлана, җил секундына 18 метрга кадәр булачак. Төнлә 13 градус, көндез -9 градус салкын, юлларда бозлавык һәм кар көртләре була", - дип хәбәр итә синоптиклар.

Кар яву 28 декабрьдә тукталачак, әмма анда һәм 29 декабрьдә дә томан күзаллана, диде Захаров.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев