Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген танылган татар шагыйрәсе, Яшел Үзән килене Эльмира Шәрифуллинаның туган көне

Туган көнең белән, дустым!

Кайгылар китермәгез.

Һәр милләтнең үз тамыры –

Телемне үтермәгез!       (Эльмира Шәрифуллина)

 

Якташыбыз буларак, Г.Тукайны, К.Насыйрины олылап үз иҗатында чишмә башы итеп берәү дә әйтә алмаган һәм кабатланмас фикерле, халкыбыз яраткан шагыйрәнең шигыри юлларыннан башлап китүемнең сәбәбе,  бүген – Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина –Шәфигуллинаның – ТУГАН  КӨНЕ!

    Бүгенге көндә яшел үзәнлеләрнең милли- аңында алгарыш сизелә башлаган икән, Сезнең өлешегез бик зурдан, чөнки балалар бакчаларында, район, шәһәр мәктәпләрендә, китапханәләрдә очрашулар  Сездән башка узмый да диярлек.  Татарстан язучылары исеменнән  милли-мәдәни мирасыбызның  Яшел Үзән районы, аеруча күренекле шәхесләребезгә бай булган төбәк булуын, танытуда тиңдәшсез хезмәтегезне куясыз.

   Яшел Үзәндәге Г.Тукайның туганнары: Бибисаҗидә яшәгәнен һәм аларның җирләнгән каберлекләрен карап: “Каберемдә ятсам да, онытмам!” дигән язмагызны ятлап сөйләүчеләр дә милләттәшләребезне гоурландырда. “Без – Тукайлы”! – дигән  поэмагызны укымаган кеше калды микән?

 

                  Мин бер “чәүкә”.

                  Яннарымда

                  Гел “күгәрчен” балалары

                  Кем иркәли, кемнәр бәйли

                 Ятимнәрнең яраларын?

Азмы каккан вә сукканны

Күтәрдем мин ятим бала?

Сыйпаган тик маңгаемнан

Халкым кулы – Милләт-ана!

 

Хөрмәтле Эльмира Мөхәммәт кызы Шәфигуллина!

Туган көнегез котлы, ямьле, Яздай - якты булсын! Гомерегез озын, тазалык-саулык белән һәм иҗат чишмәгез тулы сулы булып, шаулап торуын теләп

Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге советы.

23.04.2018 ел.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: