Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген редакциябездә бәйрәм! Нинди?

Бүгенге ямьле май көнендә редакциябезнең баш мөхәррире, ныклы таянычыбыз, терәгебез, кояшыбыз Илсөя Мансур кызы Завилейскаяның туган көне?

Хөрмәтле, Мансуровнабыз!  Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

Шулай тату һәм бердәм булып иҗат итәргә насыйп булсын. Газетабыз озын гомерле булып, укучыларыбыз артып торсын!

Гөлләрдән гөл чагың әле,
Алдан ал чагың әле.
Балланган алмалар сыман,
Алланган чагың әле.
Иң ямьле чагың әле,
Иң тәмле чагың әле.
Ямьләнәсең-тәмләнәсең
Бардыр ла тагын әле.
Әллә ниләргә тиңләрлек,
Килми күз тидерәсем.
Таҗларыңны жил өзмәсен,
Кыраулар көйдермәсен.
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә
Тиңең белән тигез булып,
Сөеп-сөелеп яшә.

Яратып һәм хөрмәт итеп, "Яшел Үзән"леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев