Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген – космонавтика көне!

Бу датаны Юрий Гагарин Җир шары орбитасы тирәли тәүге очыш ясаганнан соң нәкъ бер ел узгач, 1962 елда билгелиләр.

1961 елның 12 апрелендә 100 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп кала һәм Җир шары тирәсендәге галәм киңлекләрен үз күзләре белән күргән беренче кешедән легенда ясый. 

Кешелек хыялы
Кешенең йолдызларга юл салу хыялы 1961 елның 12 апрелендә чынга аша. Шулай итеп, космик очышлар белән идарә эпохасына нигез салына. Аның чишмә башында Космонавтларны әзерләү үзәге (ЦПК) тора.
1950 еллар азагына безнең илдә фән һәм техника үсеше кешенең космоска очу мәсьәләсенә җитди карау мөмкинлеге бирә. 20 летчиктан торган галәмгә  тыңлаучылар төркеме 1960 елның мартында ук космонавтлар әзерләү үзәгенә алына. Алардан алты кеше: Юрий Гагарин, Герман Титов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Валерий Быковский һәм Павел Поповичны кешенең беренче тапкыр космоска очуына әзерли башлыйлар. Алар барысы да 1961 елның 25 гыйнварында сынауларны уңышлы уза һәм рәсми рәвештә «ВВС космонавты» квалификациясендә космонавт вазифасына билгеләнә. Космоска беренче тапкыр очарга һәрберсе әзер була, әмма  комиссия түбәндәгечә хәл итә: Гагарин – төп, Титов – дублер, Нелюбов һәм Николаев – запас очучылар итеп билгеләнә.

КЕШЕ – ачык космоста
1965 елның 18-19 мартында Алексей Леонов белән Павел Беляев «Восход-2» космик кораблендә космоска очты һәм космонавтика тарихында беренче тапкыр 12 минут 9 секунд дәвамында ачык космоска чыкты.

Валентина Терешкова (кушаматы «Чайка») – беренче хатын-кыз – космонавт
1963 елның 16 июнендә «Восток – 6» космик кораблендә дөньяда беренче хатын-кыз – космонавт үзенең космик очышын ясый. Терешкова Җир шарын 48 тапкыр әйләнә. Ул космоста өч көн тора, борт журналын алып бара, Җирне фотога төшерә һәм корабль белән кулдан идарә итә.

Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№26)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев