Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Космонавтика көне

12 апрель – Юрий Гагарин кешелеклек тарихында беренче булып космик очыш ясаган дата – Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә.

ООН Генераль ассамблеясы инициативасы белән, бу көн дөньяда Кешенең космоска очкан халыкара көне дип игълан ителә. 
1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр бортында кеше белән “Восток” космик корабле җир орбитасына чыгарыла. Аны җибәрү белән Сергей Королев, Анатолий Кириллов һәм Леонид Воскресенский җитәкли. 
Корабльнең пилот-космонавты итеп СССР гражданины, летчик майор Юрий Гагарин сайлана. Уңышлы старттан соң ракета тизлекне арттыра, йөрткечнең соңгы баскычыннан аерылганнан соң орбита буенча Җир тирәли ирекле оча башлый. 
108 минут эчендә ул Җир шарын әйләнеп чыга һәм тормоз җайланмасы кабызылып, космик корабль – иярчен җиргә утыру өчен орбитадан төшә башлый. Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта космонавт Идел елгасы яры буенда, Саратов өлкәсе Тернов районы Смеловка авылы тирәсендә, сукаланган кырга исән-сау төшеп җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день космонавтики космонавт космос Юрий Гагарин космический корабль пилот‑космонавт летчик 12 апреля