Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген – корабль төзүчеләр көне

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Хөрмәтле Горькийлылар һәм кораб төзүче ветераннар! Корабль төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Гомер гомергә сугышчан көчле флот  илебезнең куркынычсызлыгы һәм  куәте гаранты булды һәм шулай булып кала да. Без, Яшел Үзәннең кораб төзүчеләре, 120 елдан артык бөек диңгез державасы буларак  Россия  статусын ныгытуга үзебезнең зур өлеш кертүебез  белән горурланабыз, заводыбыз стапельләреннән  төшкән суднолар һәм кораблар  Идел ярына сыенган шәһәребезне данлый, гомумән алганда,  Татарстан абруен күтәрә.
Безнең күбебез өчен кораб төзү  эш урыны гына түгел, бер үк вакытта ул  тормыш рәвешенә, яшәвебез мәгънәсенә әйләнде. Сайлаган профессиягезгә тугры калуыгыз  һәм  башкарган эшегезнең югары сыйфаты өчен  ихлас йөрәктән рәхмәт белдерәбез!
Бу искиткеч бәйрәм көнендә  чын күңелебездән  үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек,  баш очында аяз күк йөзе,  тынычлык һәм муллык телибез. Киләчәккә булган  ышаныч безне ташламасын!
 Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры,
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы  рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Завод Горького день кораблестроителя 29 июня