Бүген боз явуы ихтимал
Яшәеш

Бүген боз явуы ихтимал

Һава температурасы +30-32 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Бүген яшен, боз һәм көчле җил булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез Казанда көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 17-22 м/с кадәр артачак.

Һава температурасы +30-32 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев