Предприятиедә эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде.
Предприятиедә 940 Яшел Үзән кешесе һәм якын-тирә шәһәр-авылларда яшәүчеләр эшли.
2021 елда продукция сатудан «ПФМК» ҖЧҖ табышы 2,1 млрд. сум тәшкил иткән.
Фанера буенча экспорт өлеше 70% тәшкил итә (БДБ, Европа, АКШ, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш илләре), - дип шәрехли комбинатның генераль директоры Игорь Чулков. - Җиһаз детальләрен экспортлау өлеше 97% (Европа илләре), җиһаз экспортының өлеше 50% тәшкил итә (Европа илләре).
Визит барышында хакимият вәкилләре җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм эшчеләр белән аралашты.
Нет комментариев