Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген бөек мөселман бәйрәме - Корбан гаете

Ризык - аның иң мөһим өлешләренең берсе. Кулинария блогеры һәм татар кухнясы белгече Зарема Таһирова тантаналы төшке ашның нинди ризыксыз үзмавын, бәйрәм итүчеләрнең көн тәртибе турында сөйләде.

"Корбан чалу бәйрәме”, ягъни Корбан гаете - мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәм. Ул Рамазан аенда утыз көнлек ураза төгәлләнгәннән соң 70 көн узгач башлана һәм Мәккәгә хаҗ кылу көне белән туры килә.

Корбан бәйрәме өч көн билгеләп үтелә, ә бәйрәм алдыннан 10 көн ураза тоталар. Динлеләр юыналар, чиста киемнәр кияләр һәм бәйрәм иртәнге намазы өчен мәчеткә баралар - намаз укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр, шулай ук, үлгән туганнарын искә алу өчен зиратларга да баралар.

Бәйрәмнең йомгаклау этабы - кайсы да булса хайван - бәрән, кәҗә, дөя яки үгезне корбанга чалудан гыйбарәт. Шул ук вакытта, сарыкның яше бер елдан артык булырга тиеш түгел, ә үгез яки сыерныкы - ике елдан артык булырга тиеш түгел. Хайван сәламәт һәм бернинди физик җитешсезлекләрсез булырга тиеш, аны кануннар нигезендә корбан итәләр: дога укыйлар, ә итне өч өлешкә бүләләр - берсен мохтаҗларга һәм хәерчеләргә бирәләр яки мәчетләргә калдыралар, икенче өлешен туганнары, дуслары һәм күршеләре сыйлый торган бәйрәм ризыклары әзерләгәндә кулланалар, ә өченче өлешен хуҗаның өендә калдыралар. Ит сакланырга тиеш түгел, Корбан гаете беткәч, аны ашарга кирәк, сөякләре исә җиргә күмелергә тиеш.

Корбан итеннән бәйрәмгә нәрсә әзерлиләр соң? Беренче көнне - субпродуктлардан - бавыр һәм йөрәк ризыклары. Икенче көнне сарык башы һәм балтырларыннан пешерелгән аштан башлыйлар. Дөге, кузаклылар һәм яшелчәләр белән тулыландырылган ит пешерәләр. Өченче көнне мөселман өстәлләренә сарык сөякләреннән аш, пылау, шашлык, лагман, манты, бишбармак, чучвара һәм башка күп кенә традицион ризыклар куела.

Бәйрәм өстәлендә, бизәү һәм балаларга бүләк итү өчен, баллы ризыкларга аерым урын бирелгән. Корбан бәйрәмендә камыр ризыклары, кагыйдә буларак, миндаль һәм йөзем кулланып әзерләнә: болар һәртөрле көнчыгыш печеньеләре, пироглар һәм бисквитлар.

"Көнчыгыш" салаты / Джиз быз / Шулюм / Шахлар пылауы / "Шакер-пури" печеньесы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев