Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

"Көнчыгыш" салаты

Бәйрәм өстәлендә ливер һәм ит салатлары соңгы урынны алып тора. “Көнчыгыш” салатының төрле вариантлары бар һәм аны пешкән сыер ите яки сарык ите белән дә әзерләргә мөмкин.

Барлык продуктлар да саламлап туралырга тиеш.

Ингредиентлар (4 персонага):

  • Пешкән сарык бавыры яисә сыер ите - 200 г;
  • томатлар - 3-4 данә;
  • тозлы кыяр - 3-4 данә;
  • болгар борычы - 3-4 данә;
  • кызыл суган – 1 данә;
  • кинза;
  • үсемлек мае - 2-3 аш кашыгы;
  • соя соусы - 1/2 чәй кашыгы;
  • алма серкәсе - ½ чәй кашыгы;
  • яңа төелгән борыч;
  • диңгез тозы;
  • кунжут.


Әзерләү ысулы:
Сарык бавырын тамырлардан һәм элпәдән чистартырга, нечкә саламлап турарга һәм яхшы җылытылган табада 1-2 минут кыздырырга.
Бөтен яшелчәләрне юарга, киптерергә. Суганны ярымбоҗралап турап, читкә алып куярга.
Томат, борыч һәм кыярны нечкә салам итеп турарга.
Савытта соя соусы, алма серкәсе, үсемлек мае, тоз һәм борычны кушып бутарга. Тәмен татып карарга.
Яшелчәләр белән бавырны мискага салып соус кушып болгатырга. Салат өстенә кунжут сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев