Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

"Шакер-пури" печеньесы

Көнчыгышның кулинар сәнгате хатын-кызлар тарафыннан барлыкка килгән һәм булдырыла. Теләсә кайсы гаиләдә, җитешлек булуга карамастан, әзерли белү буыннан-буынга тапшырыла. Бу халыкларның тормыш һәм гореф-гадәтләренең асылы. Әнисе рецептларны яздырмый: кызлары еллар буе аның кухняда эшләп йөргәнен күзәтеп өйрәнә. Кызлар һәм хатын-кызлар балачактан ук "Синең күзең - иң яхшы үлчәү" дигән алтын кагыйдәне беләләр.

Көнчыгыш кухнясы татлы ризыклар һәм десертлар муллыгы белән дан тота. Аларның күбесенең нигезендә тәмләткечләр, җиләк-җимеш һәм киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвек. Корбан бәйрәмендә миндаль булган десертларга өстенлек бирелә. "Шакер-пури" печеньесы кунакларны каршы ала һәм чәй белән сыйлый торган тәм-том, тагын аны балаларга өләшәләр.

Ингредиентлар (6-10 персонага):

  • он в/с - 200 г;
  • атланмай - 100 г;
  • Миндаль оны - 80 г;
  • корица - 1/2 чәй кашыгы.
  • йомырка - 1 данә;
  • йомырка сарысы - 1 данә;
  • шикәр пудрасы - 100 г;
  • сөт - 125 мл.;
  • ваниль шикәре - 20 г;
  • разрыхлитель - 5 г.

Әзерләү ысулы:

Бүлмә температурасында йомшарган майны ваниль шикәре һәм шикәр пудрасы белән бергә болгатып күпертергә. Йомырка белән йомырка сарысын, сөтне өстәргә. Барысын да яхшылап бутарга. Иләнгән онны разрыхлитель һәм корица белән массага сибәргә. Камыр басарга.

1-1,5 см калынлыкта итеп камырны җәяргә. Пергамент җәйгән табага салырга һәм 220 градуска кадәр җылытылган духовкага 15-20 минутка куярга.

Әзер печеньены мичтән алып, теләк буенча шикәр сиробы белән майларга һәм миндаль таҗларын яки шикәр пудрасы сибәргә. Чәй табынына чыгарырга.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев