Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Джиз быз - көтүчеләр азыгы, алар бу ризык белән көтүлекләр буйлап озак сәяхәт иткәндә тукланалар

Терлекнең эчке әгъзаларын озак саклау мөмкин түгел, шуңа күрә бу ашамлык тиз әзерләнә һәм шунда ук ашап бетерелә.

Бәрән үпкә-бавырлары - витаминнар һәм тәмнәр байлыгы. Монда сез теләгән барлык нәрсә - бавыр, йөрәк, бөер, үпкә, корсак асты, талак һәм бәрән йомыркасы (джиз-бызның ир-ат вариациясе өчен) кулланыла.
Джиз-бызны чуен тирән табада, казанда яки вокта әзерлиләр.

4 порциягә кирәк була:

  • сарык ливеры җыелмасы (бавыр, үпкә, йөрәк, талак) – 1 данә
  • башлы суган – 4-5 данә
  • үсемлек мае/көрдек мае (курдючное сало) – 3-4 кашык
  • сарымсак – 2-3 тырнак
  • татлы борыч – 2-3 данә
  • томат – 3-4 данә
  • кориандр – 1 чәй кашыгы
  • кара борыч һәм тоз – тәменчә

Әзерләү ысулы:
Суганны ваклап турап, кырыйга алып куеп торабыз. Татлы борыч һәм томатны, шулай ук, турарга. Сарык эчләрен яхшылап юарга һәм һәрберсен аерым-аерым турарга. Йөрәктәге тамырларны һәм каннарны алырга. Бавырны, элпәсеннән арындырып, эре итеп, ә үпкә белән талакны да бик артык вакламыйча турарга.

Казанда сарымсак тырнагы белән майны кыздырырга. Ул көрән төскә кергәч, майдан алып ташларга.
Беренче чиратта 2-3 минут дәвамында йөрәкне, аннары бавыр, соңыннан үпкә белән талакны кыздырырга. Яхшылап болгатып, 1 минут тирәсе кыздырырга.
Ахырда суган һәм томат белән борычны өстәргә. Алар ризыкка тәм, сут һәм йомшаклык бирә. Болгатып торып 5 минут пешерергә. Тозларга, борычларга һәм кориандр кушарга.
Табынга чыгарыр алдыннан эре итеп туралган кинза сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев