Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген, 19 май – Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә

1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм бер гасырдан артык элеккеге Петербург шәһәренә барып тоташа.

1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы "Нур"ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләнә. Безнең "Яшел Үзән" район газетасының да 23 еллык тарихы бар. Бу чор эчендә газета чыгаруда кемнәр генә хезмәт куймаган! Нинди генә вазыйфа биләмәсеннәр – яңалыклар, мәгълүматлар туплап газетага мәкаләләр әзерлиләрме, хәреф җыялармы, газета басалармы – аларның һәркайсы үз хезмәтен фидакарьлек һәм җаваплылык белән башкарды, район газетасын укучыга үзвакытында җиткерү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Төрле елларда район газетасы редакциясендә эшләгән барлык коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә дә ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! Чөнки бу безнең уртак бәйрәмебез. Алга таба да сезнең белән бергә булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сез - барыгыз да бик матурлар, уңган-булганнар, тик нигәдер Клара апагызны ничек бар, шулай кабул итәргә кемдер комчаулый дип әйтимме, мин бит язам инде гаебем шул гына. 56 ел буена язам, әле һаман өйрәнәм. Ә мине берәүнең игътибарга алганы юк. Ник штаттан тыш хәбәрчеләрне дә чакырмадыгыз? Барыбер, ашыйсы- эчәсе юк, УРАЗА! Матур сүзләрегезне кызганмасагыз тыңлаган булыр идек, авызыбыз ачылмас иде әле. Бу аноним түгел, исемем: Клара Мәрдан кызы.

    2
    X