Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләр WorldSkills Russia чемпионаты призерлары

Казанда 20 майдан алып 24 майга кадәр «Яшь һөнәр ияләре» (WorldSkills Russia) чемпионатының VII Илкүләм финалы булып узды. Бу 2018/2019 Россия чемпионаты циклының йомгаклау ярышлары иде.

Бөтен Россиядән килгән яшь һөнәрчеләргә «Ворлдскиллс»ның – 92 һәм «Ворлдскиллс Юниоры»ның 48 компетенциясендә көч сынашу мөмкинлеге бирелде. 
Әлеге киеренке һәм мәртәбәле Россия чемпионатында  Татарстанның җыелма командасы финалның гомумкоманда медаль зачетында  447,5 балл җыеп, 55 – алтын,  47 – көмеш, 39 – бронза медаль һәм һөнәри осталык өчен  25 медальон алып, беренче урынга лаек булды. Алай гына да түгел, Татарстан конкурсантлары тәкъдир итү компетенцияләрендә  йомгаклау ярышлары буенча  өстәмә рәвештә 3 – алтын, 2 – көмеш, 4 – бронза һәм һөнәри осталык өчен 1 медальон алды.  Җиңүчеләр арасында безнең Яшел Үзәннән дә яшь һөнәр осталары булу бик куандыра. Һәм алар берәү генә түгел. Әйтик, «Производствода команда эше» буенча Яшел Үзән механика көллиятеннән Дмитрий Азин, Владимир Борисенко, Радик Зиннәтуллин  бронза медальгә лаек булды. Шулай ук юниорлар арасында «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре» конкурсында  шушы ук уку йортыннан  Роман Еремин бронза медаль алды. «Йөк экспедированиесе» компетенциясендә IV  урын өчен медальон – Ольга Максимовада (ЗМК). Ә «Ресторан сервисы»нда  Илария Баһаветдинова (7нче урта мәктәп) – II урында. 

Безнең студентларның һәркайсы аерым-аерым региональ этапта катнашкан булса да, анда алар призлы урын ала алмаган. Шуңа күрә Механика көллиятендә  бу студентларны бер командага туп­ларга булганнар.  Һәм ул,  күргәнебезчә, нәтиҗәсен дә күрсәткән. Бу өчлектә Дмитрий Азин электрик буларак җил генераторы  җыйса, Радик Зиннәтуллинга детальләрнең 3D сызымын сызарга туры килгән. Токарь һәм фрезерчы Владимир Борисенко исә шул детальләрне чарлаган. Аннан соң өчесенең эше берләштерелгән.  

Рәсемдә: Илария Баһаветдинова һәм Рәмилә Шакирова шатлыклы хис-кичерешләрен яшерми.

Дәвамын газетадан укырга мөмкин (№40)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев