Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләр кабат җиңүче!

8 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә Республикакүләм "Сәмрух 2017" сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Безнең Клуб өчен ул бик уңышлы булды.

Бу елны премиядә Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә булды.
– Сез – безнең киләчәк! Бүген без үткән ел эшчәнлегенә йомгак ясыйбыз, төрле яктан Сәләт оешмасына ярдәм иткәннәргә, безнең белән һәрвакыт бергә булганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Һишчиксез, Сәләтнең киләчәге бар! Аны сез – биредә залда утыручылар булдырачаксыз! – дип премия тапшыру тантанасын рәсми төстә ачып җибәрде ул.


"Сәләт-Яшел Үзән" Клубы кабат лауреат исеменә лаек булды, ә рәисебез Тимерхан Шәйхетдинов "Ел сәлкеше" номинациясендә җиңү яулады! Афәрин, котлыйбыз! 
Шундый мөмкинлекләр өчен барлык Сәләт дөньясына зур рәхмәт белдерәбез. 
 

Тимерхан Шәйхетдинов, 
"Сәләт-Яшел Үзән" Клубының рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тимерханга алдагы кэннэрендэ унышлар телим!

    Теги: Яшел Узэн лауреат Сәләт Сәмрух 2017

    2
    X