Ел ахырында һәр җирдә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясала. Хаталарга – анализ ясалса, уңышларга бүләкләр бирелсә, аеруча күңелле.
Менә безнең редакциядә дә булды андый хәлләр! «Яшел Үзән» газетасы мәгълүмати-реклама хезмәтеннән табышны үстергәне өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «2017 ел лидеры» дигән мактаулы исем бирелде һәм грамотасы тапшырылды.

«Яшел Үзән» шулай ук ЮХИДИ уздырган «Юл хәрәкәте иминлеге-2017» республика конкурсында иң югары I урынга лаек булды.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу уңышларыбызның төп сәбәпчесе, әлбәттә, сез! Сез булмасагыз, без җиңүче дә, беркем дә түгел.
Киләсе елда да уңышларыбыз уртак булсын, бергә булыйк!
Нет комментариев