Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең Самир

Мин халкыбызның: «Булганнан бар да була», – дигән мәкаленең мәгънәсен елдан-ел тирәнрәк аңлый барам.

Тырышлык, уңганлык, булганлык сыйфатлары кешегә туганда ук бирелсә дә, без аларны үзебездә кечкенәдән үк тагын да үстерергә тырышабыз. 
Халкыбыз да бит борын-борыннан үзенең гүзәл кызлары, батыр уллары белән горурланып яшәгән. Языласы мәкаләмнең герое да – горурланырлык шәхес булып формалашып килүче яшүсмер егет.
Самир Әйшә урта мәктәбенең VI сыйныфында укый. Ул кечкенәдән үк үзен тырыш, акыллы, белемле укучы итеп күрсәтте. Мәктәптә өйрәнелә торган фәннәрнең барысын да тырышып үзләштерә. Бигрәк тә тел фәннәрен, математика, физкультура дәресләрен ярата.
Төп мәктәптән тыш, Самир әле музыка мәктәбендә дә белем ала. I сыйныфтан ук курайда уйнау серләренә төшенсә, ә икенче сыйныфтан аның кулында баян. Халкыбыз да бит элек-электән гармуннан башка яши алмаган. Самирның да дәү әтисе менә дигән итеп гармунда уйный һәм матур итеп җырлый да белә. Мөгаен, бу сәләт аңа дәү әтисеннән күчкәндер. Яшь баянчы үзенең оста уйнавы белән башкалардан аерылып тора. Мәктәп, район, республика күләмендә оештырыла торган чаралар Самирдан башка үтми. Кирәк икән кулына кураен ала, кирәк икән баянын сыздырып җибәрә. Музыка коралларында татар һәм рус халыкларының көйләрен яратып башкара ул.  – Бигрәк тә халкыбызның борынгы көйләре күңелемә нык тәэсир итә. Аларны тагын да матуррак, моңлырак итеп башкарасым килә, – ди ул. Шулай ук төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша, сынатмый, һәрвакыт югары урыннарны яулый.
Спортта да төшеп калганнардан түгел, бик яратып футбол түгәрәгенә йөри, шашка һәм шахмат белән дә кызыксына. Үзен төрле яктан чыныктырып үстерергә тырыша Самир. Әйе, җәмгыятебез өчен мондый яшьләр бик кирәк, чөнки алар – безнең киләчәгебез.
Мәктәбебездә шушындый укучылар булуы белән без дә чиксез горурланабыз. Самирга алдагы дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруын, яраткан һөнәрен сайлап, тормышта үз юлын табуын, әнисенең һәм абыйсының ныклы терәге булып үсүен теләп калам.

Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев