Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең проект җиңүчеләр арасында

«Якты Яшел Үзән» («Яркий Зеленодольск») проекты РФ Президентының 100 иң яхшы грантлары исемлегенә керде.

Гражданнар җәмгыятен үстерү өчен РФ Президенты грантларын бирүгә конкурс үткәрү буенча Координацион комитет утырышында әлеге ярдәм кысаларында 2017 елда башлап, 2018 елда проектларның ничек тормышка ашырылуына нәтиҗә ясалды. 
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда безнең шәһәр «Якты Яшел Үзән» грантын откан иде. Ул 2018 елда гамәлгә ашырылды: ташландык бетон дивар урынында ачык төсләргә буялган арт-объект барлыкка килде. Күпсанлы экспертлар, федераль һәм төбәк иҗтимагый палатасы әгъзалары куйган бәя буенча ил күләмендә 100 иң яхшы эш сайланып алынган. Бер урынга 7 проект дәгъва кылган. Монда иң элек башкару сыйфаты, социаль нәтиҗәләргә ирешү, мәгълүмати ачыклык һәм әлеге проектны башкаларга да тиражлау мөһим булып тора. Безнең Яшел Үзән арт-объекты инде Василье во бистәсен дә рухландырды. Нәтиҗәдә, яңа проект – «Минем Васильево» барлыкка килде. Президент гранты фонды ярдәме белән Константин Васильев музее янәшәсендәге җирле рәссамнарның арт-объекты күпләрнең яраткан урынына әверелде
Быел Яшел Үзән районында Президент грантлары фонды ярдәмендә «Татар авылына сәяхәт» проекты гамәлгә ашырыла. Кече Шырдан һәм Олы Ачасыр авылларында яңа туристик мар шрут барлыкка киләчәк. 
100 иң шәп проект җитәкчеләре 5 декабрьдә Мәскәүдә узачак волонтерлар съездына чакырулы. (Марат Хәялетдинов фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев