Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безне кем яклар?

Узган якшәмбедә, 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә, Яшел Үзән районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланды. Участокларга бу көнне 69 меңгә якын кеше килде, процентларга күчереп исәпләгәндә, бу 54% кеше килде дигән сүз.

Шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре мәгълүматларына карасак, сайлаучыларның тавышлары партия исемлеге буенча түбәндәгечә бүленде: "Бердәм Россия" - 59%, "КПРФ» - 17%, "ЛДПР» – 6%.
«Социаль гаделлек өчен Пенсионерлар», «Гадел Россия», «Россия коммунистлары», «Үсеш партиясе» партияләре 5% тан 1% ка кадәр тавыш җыйган.
Бер мандатлы округлардагы сайлау нәтиҗәләре буенча, республика парламентында яшел үзәнлеләрнең мәнфәгатьләрен Ренат Мистахов (Идел буе сайлау округы буенча җиңгән) һәм Рузилә Тимергалиева (Сәйдәш сайлау округы буенча) яклаячак.Бу хакта Яшел Үзән муниципаль берәмлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев