Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Безнең ишегалды – дус күршеләр территориясе» акциясенә республиканың балалар лагерьлары кушыла

Иҗтимагый оешмалар инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды – дус күршеләр территориясе» акциясе күршеләр арасында сәламәт мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә. Бу хакта акция барышында «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеренда акция координаторы Арина Емельянова белдерде

 «Бүген акциягә балалар лагерьлары кушыла, һәм биредә безнең ишегалды әкиятләре“ бәйрәме узачак. Чараның идеясе кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Мондый акцияләр кешеләр арасында сәламәт мөнәсәбәтләр булдырырга, балаларга өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, ишегалларында чисталык һәм тәртип сакларга ярдәм итә. Кешеләр ишегалларының нинди халәттә булуына, аларның ни дәрәҗәдә төзекләндерелүенә һәм аларда нинди атмосфера хөкем сөрүенә битараф түгел», – дип билгеләп үтте Емельянова.

 «Безнең ишегалды – дус күршеләр территориясе» акциясенең төп бурычларыннан берсе – күршелек идеяләрен алга этәрү, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында дустанә күршелек мөнәсәбәтләрен үстерү аша ялгызлык хисен, шулай ук социаль киеренкелекне йомшартырга омтылу. Акция «Бердәм Россия» депутатлары инициативасы белән ишегалларын капиталь ремонтлау буенча «Безнең ишегалды» программасына аваздаш һәм халыкны берләштерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев