Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БЕЗНЕҢ ИКМӘК КАБАТ БЕРЕНЧЕ!

Кибет киштәләрендәге азык-төлекнең муллыгыннан һәм күптөрлелегеннән күзләр камашырлык заманда яшибез, шөкер.

Моның шулай булуына исебез дә китми инде. Әмма никадәрле тамагыбыз тук, өстебез бөтен булуына карамастан, бүгенге көндә дә ИКМӘК иң кирәкле һәм тәрбия белән сеңгәнчә, иң кадерле ризык булып тора. Аның да ниндиен генә пешермиләр хәзер! Кайвакытта кайсын алып авыз итеп карарга белмичә аптырап каласың хәтта. Шулай да, күпчелек яшел үзәнле үзебезнең беренче номерлы икмәк заводы пешергәнгә өстенлек бирә. Һәм юктан түгел икән, халыкны алдап булмый шул!

Кара икмәкнең файдасы:
Арыш икмәге бодайныкына караганда азрак калорияле (100 г 180 ккал), әмма аңарда файдалы матдәләр күбрәк.
Арыш икмәгендә кеше тиресенә, тырнакларга һәм нерв системасына файдалы В группасындагы төрле витаминнар, никотин кислотасы бар, ә РР витамины аңарда ак икмәккә караганда берничә тапкыр­га күбрәк. Шулай ук тимер,
Е витамины һәм май эретүче матдәләр дә шактый.
Арыш икмәге бодайныкына караганда азрак калорияле: аңарда крахмал белән аксымнар кимрәк. Азыкта тупас җепселләр күбрәк булган саен, эчәклектә шикәрләр акрынрак сеңдерелә һәм кеше ашаганнан соң үзен озак вакыт тук тоя. Шикәр дәрәҗәсе тотрыклы, аның кискен күтәрелү һәм төшүе күзәтелми.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе экспертлары (алар арасында контроль органы, продукт­лар җитештерү хезмәткәрләре, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм сыйфат өлкәсе специалистлары) «Нарезной» ак күмәчен, «Сельский» һәм «Дарницкий» сортларын җитештерүче иң зур предприятиеләрнең продукция­ләренә бәя бирде. Барлыгы 16 үрнәк тышкы күренеше, йомшагының сыйфаты, исе һәм тәме буенча җентекләп тикшерелде. Әлбәттә инде, барысы да гадел булсын өчен, алар өстәлгә исемсез килеш, жюри хозурына бары тик саннар белән генә билгеләнеп тапшырылды. Экспертлар  икмәкне иснәп тә, уып та һәм күзәнәклелеген яктылыкка куеп та, озаклап тәмен дә татып караганнан соң гына үзләренең бәяләрен бирде һәм Яшел Үзәннең 1нче номерлы икмәк пешерү заводының «Дарницкий» белән «Сельский» сортлары  иң сыйфатлы, җиренә җиткереп пешерелгән, дип табылып, I урынга лаек булды. «Нарезной» күмәче, бары тик бер адымга калышып, II урынны яулады.  
– Әлбәттә заводның уңышлы казанышлары – биредә хезмәт итүчеләрнең зур тырышлыгы һәм үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкару нәтиҗәсе. Бик зур рәхмәт аларга! Һәммәбез халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, кибет киштәләрендә алар яраткан икмәк төрләре булып торсын, дип эшлибез. Җитештергән продукцияләребезнең бәйгеләрдә югары бәя алуы – кулланучыларыбыз алдында безнең йөз аклыгы да. Бу – без пешергән икмәкнең югары сыйфатлы булуын исбатлау, – ди 1нче номерлы икмәк пешерү заводы генераль директоры Лариса ГОРДЕЕВА.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский хлебокомбинат Зеленодольский хлеб сельский хлеб ржаное чудо Дарницкий хлеб