Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БЕЗНЕ БАЛАЛАР КАВЫШТЫРДЫ

Балалар бездән күпкә акыллырак, нишләргә кирәген үзләре белә, дибез күп очракта.

Әйе шул, чөнки алар бит әле зурлар кебек «аек акыл» һәм «тормышның ачы тәҗрибәсе» белән түгел, йөрәк кушуы буенча эш итә. Ә эчке тоемлау ул беркайчан да ялгышмый, аны ишетә белергә генә кирәк. 19 ел тирәсе элек Розалия ханым тормышындагы иң мөһим мәсьәләне чишүне балаларына тапшыра һәм ялгышмый.

Якутиядә туып үскән Розалия, ниндидер Яшел Үзән районының Норлат авылында төпләнеп гомер итәрмен дип башына да китермәгән, әлбәттә. Ә язмыш ул шундый нәрсә, син аңышып өлгергәнче барысын да үзенчә хәл итеп, ничек тиеш шулай әмәлләп тә куя, сиңа шул алдан билгеләнгән агымга кушыласы гына кала.
Ул вакытта инде Казанда яшәп Руслан белән Лилиясен ялгыз тәрбия­ләгән кибетче ханымга бер ир сүз ката һәм әңгәмә барышында ике баласын ялгыз тәрбияләүче тол калган энекәше турында да әйтеп куя. Розалия белән Рөстәм Миңнуллиннарның гаилә тарихы шулай башлана.
– Миңа ярәшүчеләр Рөстәмгә хәтле дә булды, әмма балаларым берсен дә кабул итә алмады. Аларны һәм алар якын итмәгән кешегә беркайчан да тормышка чыкмас та идем. Бу юлы икеләтә җаваплы, чөнки Рөстәмнең дә Радик белән Эльмира бар. Иң мөһиме – ике оя балаларның уртак тел табып дуслашуы. Иң борчыган мәсьәлә шул булды, – дип искә ала Розалия.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Тулысы белән җомга газетасында укырга мөмкин (№1).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев