Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безгә җыелышып, очрашулар кирәк, искә алып мәктәп елларын!

Үзенең чыгарылыш сыйныф укучыларын кош балалары сыман илебезнең төрле тарафларына очырып җибәргән Норлат урта мәктәбе, бүген аларны яңадан җылы оясы, белем учагына җыйды.

Очрашу өчен ике ныклы сәбәбе дә бар, беренчедән мәктәп үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтсә, икенчедән февраль аенда традиция буенча уза торган очрашу кичәсе дә әле. Әлеге чарага бик нык хәзерләнеп, ике ай элек үк чакырулар таратылды, ни җитте генә түгел, 100 еллык, тарихи юбилей елы бит. Иртәрәк килгәннәр рәсми өлеш башланганчы төрле елларда мәктәп тәмамлап югары дәрәҗәләргә ирешкән укучыларның фотолары куелган стенд, диварларга укучы балалар кулы белән мәктәп сүрәтләре ясалган рәсемнәр белән таныша тордылар. Алдан килгән урын өчен, диләр, бит,соңгарак калганнарга актлар залында урын калмаганга, яшерәкләргә фойеда торып кына тыңларга туры килде кичә барышын. Ә кунаклар бик күп иде, әле яңа мәктәп тәмамлаганнардан алып, ап-ак чәчле, таякка таянган әби-бабайларга кадәр сагынып килгәннәр. Мәктәпнең 100 еллыгына багышланган "Мәктәп- кичә һәм бүген", дигән роликны төшергән Алмаз Гыймәдиевка рәхмәт әйтәсе килә. Мәктәп тарихын чагылдырган фото-документлар, сыйныф бүлмәләре, укытучылар белән әңгәмәләр белән баетып бик кыйммәтле истәлек ясаган туган мәктәбенә. Күпләребезнең инде укыткан укытучылары бакый дөньяга күчкән, ә экраннан күрсәтелеп барган , җанга якын, белем биргән, ун ел буе бер гаиләдәй тоелган мөгаллимнәребезне күреп, яшьлегебезгә, мәктәп елларына кайттык. Таныш, ягымлы, якын йөзләр. Бәйрәм белән котларга районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Афанасьева, Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова, мәгариф өлкәсендә күзәтүчелек һәм контроль департаментының лицензия бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Әлфия Гомәрова, мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гүзәл Гыйниятуллина (безнең укучы да әле) һәм башкалар килгән иде.Бүләкләр, мактау, рәхмәт хатлары тапшырылгач, сүз туган якны өйрәнүче эзтабар укытучы Роза Ягудинага бирелде. Ул сугыш елларында да мәктәп укытучыларының ач килеш, салкын ягылмаган биналарда үз эшләрен дәвам итүләрен, күбесенең яп-яшь килеш ватанны саклау өчен сугышка китүләрен сөйләде. Аны сәхнә күренешләре, видеофильмнар белән бәйләп алып барды.Мәктәп тарихын саннарда күрсәтсәк 40 нчы елдан алып 2018 елга кадәр 6497 укучы тәмамлаган, 79 алтын, 73 көмеш медаль тапшырылган .Тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин,ветеран укытучылар Дусаева Флера, Суфия Ярулла кызы, Әлфия Мирхәйдәрова, Норлат мәктәбендә укыткан Накия Чибинева,дәүләт советы депутаты булган Фәрит Шәйдуллин , авыл җирлеге белгече Камил Шәкуров һәм бик күпләр чыгыш ясап кына калмадылар, юбилей уңаеннан бүләкләр дә тапшырдылар. Дүрт сәгатькә якын сузылган бәйрәм кичәсен мәктәп укучылары матур җырлар, дәртле биюләр белән ямьләндереп тордылар. Кунакка кайтучылар да ачык микрофон игълан итүгә, сәхнәгә ашкындылар, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Фернад Насыйбуллин, Рамилә Шәйдуллина( иптәше белән бик күп картиналар да бүләк иттеләр), Фернат Гыйззәтуллиннарның җырлавын көчле алкышлар белән кабул иттеләр залдагылар, үзләре дә кушылып җырлап утырдылар. Юбилей кичәсе күптән күрешмәгән сыйныфташлар белән кочаклашып ,укытучылар белән фотога төшеп озак дәвам итте . Язмамны җыр сүзләре белән тәмамлыйсым килә: Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев