Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безгә дигән бүләк кайда?

– Газетагызда Абунәчеләр декадасында һәр язылучыга бүләк таратабыз дип алдадыгыз. Бүләге дә булыр дип «Яшел Үзән»гә язылган идем, юк. Без, авылда 6-7 карчык, бу хәлгә бик гарьләндек, шуның кадәр саран булмасагыз инде, хет бер лимон белән чәй, бер дә булмаса бер пар носки җибәрсәгез дә, өлкән кешенең күңеле булыр иде. Бу хәлне болай гына калдырмыйм, Мәскәүгә язам әле.

– Исемен дә, авылын да әйтергә теләмәгән әбекәйгә түбәндәгене аңлатабыз: чынлап та, газетабызның узган елгы 91нче санында «Газетага язылучыларның һәркайсына – бүләк» дип язганбыз.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Абунәчеләр декадасы узуын һәм ташламалы бәядән газетага язылып калырга чакырганбыз анда. Һәм шушы вакыт аралыгында газетага үзәк почтада язылучыларның һәрберсенә редакция бүләге дә тапшырылачак дигәнбез. Монда бит сүз Карл Маркс урамындагы үзәк почта турында бара. Кызганыч, редакция районыбызның һәр почтасында язылучыга бүләк тарата алмый, андый мөмкинлегебез юк. Сез безне бары тик дөрес аңламагансыз. Үпкәләткән булсак, гафу итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев