Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бездә бар да яхшы. Шулай гына була күрсен!

Брифингта көнүзәк сорауларга җавап бирелде.

Коронавирус дигән зәхмәт миллиардлаган кешенең тыныч кына аккан тормышын астын өскә әйләндерде. Шуның аркасында, көтеп алынган матур көннәрдә рәхәтләнеп табигатькә түгел, урамга да чыга алмыйбыз. Рес публикабыз үзизоляция режимында. Һәм бу хәлнең кайчан бетәчәге, гомумән, бүгенге көндә бездә вәзгыять торышы турындагы уйлар һәркемне борчый.

Яшел Үзәндә яшәүче ләрдән яуган сорауларга җавап ишетү максатыннан, район башлыгы Михаил Афанасьев кушуы буенча, журналистлар һәм үзәк хастаханә (Елена Тверскова – вакытлыча баш табиб вазыйфаларын башкаручы), полиция (Роман Кудрявцев – җитәкче урынбасары), Роспотребнадзор (Екатерина Агеева – территориаль бүлек җитәкчесе), ТКХ (Рамил Гыйрфанов – департамент җитәкчесе урынбасары), башкарма комитеты (Денис Лулаков – социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары), вәкилләре катнашында брифинг узды. Көн кадагында торган мәсьәләләргә, болай да матбугат чаралары аша даими яңгыраган рәсми җавап алу безне канәгатьләндермәде, әлбәттә. Бәлки, нинди дә булса яңалык ишетербез дигән өметләр белән барган идек очрашуга. Сораулар һәм аларга компетентлы вәкилләр биргән кайсыбер рәсми җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Безнең районда һәм шәһәрдә коронавирус белән зарарланучылар ягыннан хәл ничегрәк тора?
– Бүгенге көнгә рәсми рәвештә ачыкланып теркәлгән авырулар юк.

– Олы яшьтәгеләрне кирәк – яраклар белән тәэмин итүче волонтерлар бу йөкләмәне үтиме? Картлар аларның ярдәменнән файдаланамы?
– Яшел Үзән муниципаль районында 28–40 яшьлек 328 волонтер бар. Андый яшьтәгеләрне, олыларны да, яшь буынның да иминлеген кайгыртып, махсус сайладык. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкара һәм бик күп кеше, нәкъ менә волонтерлар ярдәменнән файдалана. Һәрбер торак пунктның үз волонтерлары. Коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча 4-01-56 кайнар линиясе эшли һәм без һәр шалтыратуга җавап бирергә тырышабыз.

– Районыбыз буенча һәр көнне яңа авыручылар, әлеге инфекцияне йоктыручылар турында дөрес һәм төгәл мәгълүмат алырга мөмкинме?
– Рәсми мәгълүматны, Ләй лә Фазлыева җитәкче легендәге коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы бирә.

– Безнең үзәк хастаха нәсендә инфекция йоктыручылар өчен аерым палата каралганмы?
– Ашыгыч ярдәм хезмәте «нон-стоп» режимында эшли. Коронавируска шик тудырган авырулар Казанга озатыла.

– Теләүчеләр үзләрендә мондый инфекция бармы-юкмы икәнен белү өчен безнең шәһәрдә, бушлай дип әйтмибез, түләүле анализ бирә аламы?
– Бездә андый мөмкинлек юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев