Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без – нәрсә ашыйбыз, шуннан торабыз

Әби-бабаларыбызны искә алабыз да, алар безнең яшьтә бу кадәр үк «ватык» түгел иде, ә без нигә шундый беткән икән, дибез. Баксаң, бик күп нәрсә туклануга бәйле икән.

 Кибеттәге матур пичәтләргә төрелгән нинди генә зарарлы ризык ашамыйбыз хәзерге вакытта. Һәм күп ашыйбыз! Ә буыннар сызлауны замана авыруы дип әйтергә була. Бу да тук лануга барып тоташа.

Буыннар сәламәтлеге өчен әһәмиятле 7 азык-төлек төркеме турында язып үтик.
«Коллаген» сүзенең килеп чыгышын беләсезме? Грекчадан челем (келәй) дигәнне аңлата. Менә шул, безгә таралып китәргә бирмәүче табигый челем, кан тамырларыннан алып, эчәклеккә кадәр төзәтә. Кеше секунд саен нинди дә булса яра ала. Организм аларны «ямый», әмма аңа моның өчен чимал кирәк.

1. Сөяк шулпасы һәм коллагенның башка чыганаклары. Сөяктән кайнатылган яхшы шулпада глюкозамин, кальций, магний, кремний һәм күкерт бар. Буыннар өчен файдалы нәрсә, шулай ук, тирене, тырнакларны, чәчләрне, сөякләрне дә тукландыра. Моңа тагын желе, койка(холодец), гадәти тавык һәм балык шулпалары, терлекнең эч-башлары, сеңерләрне өстәргә була.

2. Сульфат күп булган яшелчәләр. Нәкъ менә сульфат хондроитин һәм глюкозамин белән кушылып, кимерчәк барлыкка китерә. Димәк, организмда сеңер, кимерчәк тукымаларын булдыру өчен брокколи, чәчәк кәбестәсе, суган, сарымсак, гадәти ак кәбестә кирәк.

3. Антиоксидантлар чыганагы буларак – караңгы төстәге яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка үсемлекләр. Алардагы матдәләр коллаген структураларын саклый. Болар: кара җиләкләр (ежевика, черника), күк җиләк (голубика), чия, кара виноград һәм шәмәхә төстәге суган белән кәбестә.

4. Цинк чыганаклары. Бу очракта терлек аксымына өстенлек бирелә: сарык һәм сыер ите, диңгез продуктлары, терлекнең эчке органнары. Кабак орлыгы – бик яхшы цинк чыганагы. Цинк – тоташтыручы тукыманың структурасы, аңардан башка тирене дә яшәртеп һәм буыннар белән сеңерләрне дә ныгытып булмый.

5. Бакыр чыганаклары. Әлеге элемент чәчләрнең сәламәтлеге өчен бик мөһим. Ул диңгез продуктларында, терлекнең эчке органнарында, иттә, көнҗеттә, какао, авакадо, чикләвектә бар.

6. С витамины чыганаклары. Ул каллогенга яра төзәтү процессын тизләтү өчен кирәк. Витаминның югары концентрациясе гөлҗимештә, татлы кызыл борычта, борчак, җиләк, кәбестә, ылыста, кара карлыган яфрагында, мандарин һәм барлык цитруслыларда, помидор, пет рушка яфрагында, укропта күп.

7. Куркума. аңарда ике әһәмиятле катнашма бар – куркумин һәм турмерон. Беренчесе гомуми ялкынсынуга каршы эффект ясый, ә икенчесе күзәнәкләрне тергезергә булыша. Куркуманы юкка гына «яшьлек тәмләткече» дип атамыйлар.
Буыннар нәселдәнлек сәбәпләре аркасында бик сирәк авырта – аларны яшәү рәвеше бетерә. Организмда әчетү процессы китереп чыгаручы ризыкларны бик аз кулланырга, өстә санап үтелгән каллогенлы азык белән тукланырга тырышыгыз. Бавыр, ашказаны асты бизе һәм эчәклегегезне чистартыгыз. Аларны кирәкмәгән ризыклар һәм күп ашау белән газапламагыз.

Һичшиксез, табиб белән киңәшләшегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев