Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без булдырабыз!

Авылның киләчәге яшьләр кулында булуы берәүгә дә сер түгел. Әйе, бу дөньяга беребез дә мәңгегә килмәгән. Бер-бер артлы бушап калган, искереп, таушалып баручы йортлар авылның ямен генә бозмый, ә аның акрынлап булса да тамырдан бетүенә китерә. Бөтен өмет яшь гаиләләрдә.

Кайвакытта газета укучыларыбыз гел бакырчылылар турында гына язасыз, дип безгә үпкәсен белдерә. Бу бит махсус шулай эшләнгән әйбер түгел. Әле уйлап утырам да, бәлки Бакырчыда еш кына төрле чаралар, проектлар узуны биредә яшьләрнең күп булу белән дә аңлатырга буладыр. Ни генә дисәгез дә, яшьләр булган җирдә тормыш кайнап тора ул. Ә Бакырчы халкы аеруча актив. Кызганыч, районыбызның зур гына авылларына да оптимизация җилләре кагылып, балаларны бакчасыз гына түгел, ә мәктәпсез дә калдырды. Ә Бакырчы балалар бакчасында бүгенге көндә 15 бала тәрбияләнә. Яңа гына танышкан язмам геройлары Хафизовлар гаиләсеннән генә дә бакчага ике сабый йөри, өченчесе, Ходай кушса, тиздән апасы белән абыйсы янына киләчәк, әзрәк үссен генә әле. Менә шулай яшьләр күп балалы гаиләгә әйләнә дә куя. Илфат сүзгә кесәгә керә торганнардан булып чыкмады, ә журналистлар андый әңгәмәдәшкә бик шат инде ул: «Без булдырабыз! Шәймиев бабай заманында авылны күтәрергә, яшәтергә кирәк дип әйткән иде. Тырышабыз инде», – ди ул уенын-чынын кушып.
Илфат Хафизов чын авыл егете. Албаба училищесын тәмамлагач, Ерак көнчыгышта артеллирист булып хәрби бурычын үтәп кайта, аннан «Вахитов» комплексына эшкә урнаша. Шулчак Мамадыш-Әкил кызы Зәринә Казан нефтехим колледжында укыган чакта җәен акча эшләргә дип вакытлыча комплекска килә. Булачак гомерлек юлдашы белән дә эш таныштыра. Шул көннән башлап Мамадыш-Әкил белән Бакырчы арасы якыная. Кавышып, яши башлаганнан соң, яшь гаилә, күпләр кебек кала тормышына кызыгып, анда да яшәп карый. Әмма күңелләре авылга тартканга, әти-әниләре янына туган нигезгә кайтып төпләнәләр.
Гаиләне тулыландырып туган игезәк балалары Мәрьям белән Кәримне әти-әнисе Аллаһ бүләге, ди. Мәхәббәт җимешләре бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта. Яшьләр тимерне кызуында тота, озак та үтми гаиләгә шатлык өстәп күз нурлары Мәликә дөньяга килә.
– Яшим дигән кешегә авылда да мөмкинлекләр җитәрлек. Хәзер капка төбенә кадәр юлга вак таш җәелгән. Клубыбыз, балалар бакчасы гөрләп эшли, авылда яшь гаиләләр – дусларыбыз күп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез, – ди Зәринә.
Чынлап та, Чувашия чигендәге үк иң ерак авылларның берсендә яшәсәләр дә, Казанда, Яшел Үзәндә узучы театр-концертларга еш йөриләр, кышын күмәкләшеп тимераякта, чанада шуалар, кыскасы шәһәрләр көнләшерлек менә дигән итеп гомер итә беләләр. Әлбәттә, яшь гаиләгә әти-әниләре ныклы терәк. Илгиз абый йорт тирәсендә хуҗалык эшләрен алып барса, әниләре Нәзирә апа Бакырчының иң оста пешекчеләренең берсе. «Авылның терәге, бөтен яктан уңган, бик тырыш ханым. Нинди генә чара оештырылса да, аның ярдәме тими калмый. Камыр ризыкларын бик тәмле пешерә. Бәләкәчләрне дә, мәктәп укучыларын да аның алтын куллары сыйлый», – ди Нәзирә ханым турында авылдашлары.
Районыбызның барлык авылларына да Хафизовлар кебек туган ягын яратучы, авылым дип өзелеп торучы яшь гаиләләр кирәк! Без булдырабыз, дип киләчәк көнгә өмет-ышаныч белән яшәгәндә генә, тормыш ямьлерәк булып күренә бит ул.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев