Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без бирегә Яшел Үзәнне чүп-чардан арындырырга килдек»

Районыбызның пычрак мәсьәләләрен «Экосити 116» хәл итәчәк.

Яшел Үзәннең мәгълүмат киңлеген тулысынча, диярлек, коронавирус басып алган арада, игътибарны җәлеп итми генә, безнең районда җитди карар кабул ителде. Сүз – «Экосити 116» дип аталган яңа оешма турында. Яшел Үзәндәге бөтен чүп-чар аларның җилкәсенә ятачак.

Шәһәребездә яшәү челәрнең күбесе, каты көн күреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыкларга урнаштырылган яңа пластик контейнерларны күргән дер инде, мөгаен. «Экосити 116» компаниясе җи тәкчесе сүзләренчә, ноябрь уртасына шәһәр ишегалларында барлык металл контейнерлар пластикка алмаштырылачак.

– Үз эшебезне без 3 октябрьдә Васильево шәһәр тибындагы бистәдә башладык. Яңа контейнерлар куелды һәм 4 октябрьдән инде чүп-чарны чыгарабыз, – диде «Экосити 116» ҖЧҖ генераль директоры Павел Астраханцев. – Шәһәрдә, шулай ук, 15 ноябрьгә кадәр, этаплап контейнерларны урнаштырабыз һәм калдык ларны алып китәчәкбез.

Яңа чүп җыючылар, Яшел Үзәндә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, аларга кадәр булган график буенча эшләячәк. Моннан тыш, Экосити хезмәткәрләре мәйданчыкта булган барлык нәрсәне – ни чыгарган булсагыз — шуны җыячак, территориясен себерәчәк һәм, гомумән, безнең тормышны чистарак һәм матуррак итәчәк. Ходай кушсын! Тагын шуны да әйтәсе килә, чөнки беренче тапкыр яңа контейнерлар янында, кая салыйм икән чүбемне, дип аптырап калуыгыз да бар: аның капкачын кул белән күтәреп ачарга кирәкми, аста аяк белән баса торган махсус педале бар. Аны сы да яшел үзәнлеләргә уңайлырак булсын, каргалар, этләр һәм җил тирә-юньне чүп-чар белән тутырмасын өчен эшләнгән. Ә әлегә компания җитәкчелегенең районның барлык халкына үтенече бар:

(Язманы тулысынча газетабызның 78нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев