Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берсе тәмам, икенчесе башланды

Газетабыз сайтында әледән-әле төрле бәйгеләр үткәреп торабыз. Һәм ул сезнең ярдәм белән бик актив уза. Соңгысы аның Әниләр көне уңаеннан оештырылган иде. Төп шарт итеп: кадерле әниегез, яраткан дәү әниегез белән бергә төшкән фотоны юллау куелды.

Һәрвакыттагыча үрнәкне Бакырчы авылы халкы күрсәтте. Иң күп фотолар нәкъ менә шушы авылдан килде. Башкалар да читтә калмады, чөнки иң кадерле кешеләребез белән истәлеккә дип төшкән фотосурәтләр һәрбарчабызда бар. Бәйгенең иң кайнар ноктасы ул инде, әлбәттә, тавыш бирү. Кем иң күп тавыш җыеп, беренчелеккә чыгар дигән сорау тынгылык бирмәде. Беренче көннән үк Яшел Үзәннән Җиһаншиннар һәм Хәлиуллиннар төшкән фото өчен җан атучылар бихисап булды. Гәрчә ул безнең конкурс кысаларына туры килмәсә дә. Сүз дә юк, сез бик күркәм парлар һәм киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз. Ә җиңүче тавыш бирү төгәлләнүнең соңгы минутында гына ачык­ланды. 4 тавыш аерма белән Бакырчыдан Бикмуллиннар гаиләсе беренчелек­кә чыгып, җиңүче дип билгеләнде.

Килешәсездер, бу фотога карап кына торасы килә - түгәрәк гаилә, балаларның шатлыклы йөзе, бәхетле ана һәм кадерле дәү әни. Фәнзилә һәм Альберт Бикмуллиннарның өч баласы шулай хезмәт белән тәрбияләнеп үсә. Гөлфирә апаның оныклары һәр эштә ярдәмче, дәү әниләренә зур терәк. Сөбеханаллаһ, бәхетегезгә, сабыйлар авазыннан гөр килеп торган гаиләгезгә күз тимәсен. Шушы бәйгедә катнашканыгыз өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм «Яшел Үзән» газетасы исеменнән кечкенә генә истәлекле бүләгебезне алырга редакциядә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотоконкурс День мамы голосование