Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче Яшел Үзән гаиләсе «Яшь гаилә» социаль ипотека программасы буенча фатир алды

Регина һәм Константин Романенко узган елның җәендә өйләнешәләр һәм шунда ук үз тораклары турында уйланалар.

Яшьләр, чит кешегә түләп торганчы, үз тораклары өчен түләүне яхшырак, диләр. Кечкенә бала белән, дөресен әйткәндә, кеше фатирында уңайлы булмаган.

2020 елның июлендә документлар тапшырганнар, августта аларга ипотеканы хуплаганнар, ә сентябрьдә яшь әти-әниләр үзләренең ике бүлмәле фатирына кергәннәр.

- «Яшь гаилә» социаль ипотекасының яңа программасында бюджет өлкәсе хезмәткәрләре генә түгел, безнең район территориясендә яшәүче яшь гаиләләр дә катнаша ала. Хәзерге вакытта 83 гаилә әлеге программада катнашырга теләк белдерде, 7 се тиешле документлар бирде инде. Программаның плюсларыннан: квадрат метры өчен ташламалы бәя, 7% ипотека ташламалы ставкасы, шулай ук һәр туган бала өчен бурыч суммасыннан 200 мең сум күчереп алына, - дип сөйләде Яшел Үзән районының Торак сәясәте департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗев.

Программада кем катнаша ала?

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын (яисә ир яки хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк) рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр,
гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип санала (бер кешегә 18 м² дан да ким),
мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында яшәүче булып тора һәм монда үзенең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыра.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев