Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче укытучы – гомерлек

Башлангыч мәктәп еллары артта калды. Әле кайчан гына холкы, дөньяга карашы төрле булган 30 самими баланы беренче укытучыбыз үзенең җылы кочагына җыйган иде. Шушы дүрт ел эчендә без 3нче гимназиянең зур, бердәм гаиләсенә әверелдек. Ә шушындый дус сыйныфны формалаштыруда, әлбәттә, укытучының роле чиксез зур.

Чын укытучы нинди була, дип сорасалар, безнең Лилия Шамил кызы Гәрәева кебек дип җавап бирер идек. Беренче көннән үк ул һәрберебезне үз баласыдай якын күреп, бар көчен төпле белем бирүгә юнәлдерде. Берүк вакытта таләпчән дә, кырыс та, шаян да булды. Әти-әниләр җыелышлары да үзенә күрә бер җанлылык белән уза иде. Һәр укучы турында мәзәк катыш сөйләп, кирәк урында шелтәләп, бәясен вакытында биреп, туры юлга кертү өчен тырышты. «Начар укучылар юк, бары аларга вакытында ярдәм итеп җибәрергә кирәк», – дип әйтә килде. Төрледән-төрле олимпиадаларда катнашып, белемнәребезне гел сынап, исбатлап тордык.

Әлбәттә, Лилия Гәрәева белән узган вакыт укудан тыш чаралар белән дә истә калачак. Кайда гына булмадык та, ниләр генә күрмәдек. Арча, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләренә, театрларга сәяхәт, кышын, җәен Яшел Үзәннең төрле почмагында ял итү, спорт ярышларында көч сынашу, башка күмәк чараларда катнашу безне тагын бер кат берләштерде, якынайтты. Укытучыбыз бу экскурсияләрдә инде күп тапкырлар булуга карамастан, укучылары һәрьяк­лап үсеш алсын өчен, бервакытта да юк димәде. Шуңа да онытылмаслык булып, истә калырлык итеп, күңелле узды безнең башлангыч мәктәп еллары.
Күңелдә моңсулык булса да, башлангыч төп белемне нәкъ менә Лилия Шамил кызында алуыбыз белән чиксез бәхетлебез, рәхмәтлебез. Хөрмәтлебез, сез җырдагыча иң гүзәл, иң күркәм, иң сабыр, зур хәрефләр белән язарлык – чын УКЫТУЧЫ!

3нче гимназиянең 4А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре.

Фото сыйныф архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа Зеленодольск Воспоминания 3 гимназия школьные годы дружный класс учительница первая моя