Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче өлеше ел ахырында

Ел ахырына кадәр «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында иң беренчеләрдән булып, Wildberries логоүзәген эшләтеп җибәрәчәкләр.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Wildberries компаниясе 100 мең кв. метрга иң эре бүлү үзәген төзергә кереште. Складның беренче чираты 2020 елның ахырына кадәр эшләтеп җибәреләчәк, дип белдерде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ ВЭБ башлыгы Игорь Шувалов белән моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре буенча телекүпер вакытында җиткерелде. Онлайн-очрашуда Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев та катнашты. «Төзелеш «тулы үсешкә» бара. төзүчеләр өчен һава шартлары уңай», – дип аңлатты министр. Исегезгә төшерәбез, проектка кертелгән инвестицияләр 5,5 млрд. сумнан артып китә. Әлеге үзәк Яшел Үзән районына дүрт меңнән артык эш урыны бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев