Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче кыңгырау бәйрәме – быел иң көтеп алынган көн!

Чынлап та, әй, көттек быелгы уку елы башлануын! Балалардан бигрәк, ата-аналар көтте.

«Мәктәпкә генә йөртсеннәр, дистанционка гына була күрмәсен, зинһар!» – дигән куркулы-ялварулы уй-теләкләр күңелдән китмәде. Шул кадәр ялварулар ишетелми калмагандыр, мөгаен, 1 сентябрь көнне барлык уку йортларында беренче кыңгырау шалтырады.

Белем көне алдагы еллардан үзгә һәм чикләүләр белән узса да, барыбыз да бик шат идек! Балаларын I сыйныфка тәүге тапкыр алып килгән ата-аналар тантананы мәктәп коймасының тышкы ягыннан гына күзәтеп, бәгырь җимешләрен тимер рәшәткә арасыннан гына сурәткә төшерсәләр дә, барыннан да риза булдык. Көне генә дә нинди иде бит! Чын бәйрәмчә! Һәм ул күтәренке рухта узды да. Бу көнне Яшел Үзәннең 5нче гимназиясенә укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлануы белән котларга ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә ханым Афанасьева, имам-мөхтәсибебез Габделхәмид Зиннәтуллин килгән иде. Шундый мәртәбәле кунакларның әйткән җылы теләкләре тормышка ашмый калмас, инш Аллаһ. Вәгъдә иткән эшләре дә башкарыла кебек. Әле менә Белем көне алдыннан гына биредә баскетбол мәйданчыгы тантаналы рәвештә ачылды. Хәзер гимназия укучылары әллә кая бармый гына, үз мәктәпләре ишегалдында яраткан спортлары белән шөгыльләнә ала. Башлангыч сыйныфлылар шатланышып үз биналарына, яраткан кабинетларына кайттылар. Авария хәлендә дип табылган корпус, балаларны кабул итәрлек хәлгә китерелде. Шулай, сау-сәламәт булып, дистанцион укуга нигез калдырмыйча, ел ахырына кадәр матур гына шул классларда белем алырга насыйп булсын! Бу барлык әти-әниләрнең бүгенге көндә һәм быелгы уку елына иң беренче, иң изге теләкләредер, мөгаен.

Уңышлар сезгә, балалар! Сыйныфташларыгыз, дусларыгыз, яраткан укытучыларыгыз белән аралашудан мәхрүм булмыйча, һәр көнне мәктәп бусагасын атлап кереп, парталар артына утырып белем алыр га язсын!

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең иң кирәкле һөнәр ияләре булуыгызны быел бөтен дөнья аңлады! Соңгы чирек ахырына кадәр вазифаларыгызны, көн саен эш урынына килеп, укучылар каршына басып башкарсагыз иде.
Һәм, әлбәттә инде, кунакларыбызның Белем көне уңаеннан әйткән теләкләрен дә җиткерәбез. Алар барыбызга да кагыла.

Мидһәт Ша һи әхмәтов, ТР икътисад министры: Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәммәгезне Белем көне белән тәбрик итәм! Бүгенге көн бигрәк тә 1 сыйныфлылар һәм аларның әти- әниләре өчен үзенчәлекле бәйрәм. Сезнең өчен бүген белем ишекләре ачыла. Иң мөһиме — ялкау булмаска, ахыргача максатчан һәм үҗәт булырга. Тирән белем алып, үсеп, югары дәрәҗәдәге конкурентлыкка каршы торырлык кешеләр булып җитешүегезне телим. Бернигә дә карамастан, барысы да яхшы булачак, иң мөһиме үзегезгә ышаныгыз. Укытучыларны тыңлагыз. Педагогларга саулык, сабыр лык телим. Хәерле сәгатьтә!

(Язманы тулысынча газетабызның 65нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев