Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче көнне үк сайладылар

Бу атна бик җаваплы көннәр белән тәмамлана. Һәммәбезгә мәгълүм булганча, бүген - 13 сентябрьдә Республика Президентын, шулай ук, шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына муниципаль депутатларны сайлау көне.

Коронавирус авыруыннан саклану өчен, сайлаулар өч көн дәвамында уза. Рус Әҗәле авыл җирлегендә ике сайлау участогы эшли. Аның берсендә – Карашәм һәм Татар Әҗәле халкы тавыш бирсә, икенчесендә Рус Әҗәле, Татар һәм Рус Наратлысы авылларында яшәүчеләр гражданлык бурычларын үти. Сайлаучылар саны – 300. Әлбәттә инде, авыл халкы 13 сентябрьне - төп сайлау көнен көтеп тормады, ә җомга һәм шимбә көнне үк участокларга ашыкты.

- Безнең җирлектә халык гомер-гомергә актив, бер генә сәяси чаралардан читтә калмыйлар. Бу юлысы да, җомгадан ук тавыш бирергә килделәр, чөнки күпләрнең ялга балалары кайта, гаилә мәшәкатьләре дә җитәрлек, - дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев