Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче бала гаиләгә генә түгел дәүләткә дә кадерле

2017 елның 28 декабрендәге федераль законга ярашлы рәвештә, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан хатын-кызлар беренче бала өчен ай саен түләүгә исәп тота ала. Моның өчен аның РФ гражданины булуы, анда даими яшәве һәм гаиләдә җан башына уртача табышының эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумыннан (2019 елда – 14034 сум) 1,5 тапкыр артмавы шарт.

2019 елда түләү күләме – 8896 сум
Ай саен түләүне билгеләтү өчен, бала туганнан соң ярты ел эчендә мөрәҗәгать иткәндә, ай саен түләү бала туган көннән алып бирелә. Башка очракларда – аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән. 
Түләүне билгеләтү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яисә күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә була. 
2020 елның 1 гыйнварыннан ай саен түләү гаиләнең җан башына уртача табышы Татарстан Республикасында II кварталда билгеләнгән хезмәткә ярак лы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкыр күләмдә артмаган очракта биреләчәк. Әлеге түләүне билгеләү өчен гражданнар теләсә кайсы вакытта бала тугач өч ел эчендә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев