Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бердәнбер ветеран – минем бабай

Бабаем Хәкимҗанов Хәсәнҗан Хәкимҗан улы 1926  елның 10 апрелендә Әрә  авылында туган. Бүгенге көндә Күгеш авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветеран ул. 

1943  елда аны армиягә алалар, шулай итеп бабам сугышка китә. Дәһшәтле сугыш кырында батырларча көрәшкәне өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Җиде ел хезмәт иткәннән соң гына туган авылына кайту насыйп була. Сугыштан соң Хәсәнҗан бабам янгын сүндерүче булып эшли. Үз эшенә җаваплы карый, лаеклы ялга чыкканчы һөнәренә тугры кала, алыштырмый. 
Хәзер бабаебыз олы яшьтә инде. Ул безнең мәктәптән кайтканны зарыгып, сагынып көтеп тора. Без дә аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез, горурланабыз. 

Илүзә Хәкимҗанова. 
III сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X