Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бердәм тавыш бирү көнендә Яшел Үзәндә сквер барлыкка килде

Аны төзү өстендә шәһәрнең баш агрономы Наталья Ячанова җитәкчелегендә Яшел Үзән яшелләндерүчеләре хезмәт куйды.

Үсентеләр симметрияле композицияләр барлыкка китерерлек итеп утыртылган. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм ул урнашкан урамның исеменә багышлап, сквер "100личный" исемен алды.


Скверга нигез салуда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. Михаил Афанасьев һәм шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар белән бергә монда 16 алмагач һәм 16 спирея куагы утырттылар.


- Яшел Үзән һәрвакыт яшел шәһәр булды һәм шулай булып кала бирә. Безнең бурыч - шәһәрдә мондый паркларны һәм скверларны мөмкин кадәр күбрәк булдыру. Яраткан Яшел Үзәнне бергәләп тагын да матурайтыйк! - диде Михаил Афанасьев.


Быел скверда 2,5 мең чамасы куак утыртылачак. Киләсе елда яңа иҗтимагый киңлек булдыру кысаларында биредә тротуар төзергә, утлар урнаштырырга һәм зур агачлар: зәңгәр чыршы, карагай, юкә утыртырга планлаштыралар. Скверның гомуми озынлыгы 250 метрдан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев