Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бердәм Россия» урамга чыкты

​​​​​​​Республикада һәм шулай ук Яшел Үзәндә пикетлар бара. 1000нән артык  волонтер татарстанлыларны «Бердәм Россия» программасы һәм кандидатлары белән таныштыра башлады.  

Сайлау кампаниясе барышында Татарстанның «Бердәм Россия»се үз алдына яшәүчеләрне партиянең Программасы һәм һәр кандидат белән таныштыру бурычын куя.

Пикетлар безнең шәһәрдә дә оештырыла. Шулай ук урамда узып баручыларга 3D форматта фото-зоналар да булдырылган.

Сайлаучылар белән аралашу традицион инструментлар исәбенә һәм шулай ук заман технологияләре кулланып алып барыла.

Мәсәлән,   «Минем депутат» онлайн-сервисы ярдәмендә һәр яшәүче наказын һәм тәкъдимен калдыра ала, ә аннан соң -  «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Татарстан бүлеге кандидаты белән шәхси фикер алышу мөмкинлеге бирелә. Кандидат белән махсус сайт яисә  8800-201-16-00 кайнар линиясе аша элемтәгә кереп була.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә булачак. «Бердәм Россия» республика парламентына  96 кандидат тәкъдим итте – 55 партия исемлеге һәм 41 бер мандатлы округлар буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев