Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тәүлектә җиде очрак

Гадәттәгечә, яз көне янгын сакчылары хезмәткәрләре өчен иң кайнар вакыт башлана. Тревога буенча чыгулар саны берничә тапкырга арта.

Әлегә эссе һәм коры булмаса да, вакыйгалар турында шалтыратулар артканнан-арта бара. Кагыйдә буларак, былтыргы кипкән үлән яна башлый. Теләсә нинди тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән учак, балалар шуклыгы, ут белән шаяруы коры үләннең юкка чыгуына сәбәп булырга мөмкин. Әйтик, кичә тау итәкләренең берсендә Подгорная урамы янында коры үлән янган, аны җирле дача корылмалары хуҗалары сүндергән.

Бакчачылар сүзләренчә, алар сүндерелмәгән тәмәке төпчеген вакытында күреп өлгерә һәм агач коймаларына ут үрелмәсен дип, көрәкләр сүндерергә керешә. Моннан тыш, дежурдагылар тәүлек эчендә мәктәпләрдә автоматик сигнализациянең ялган эшләвенә, Комаров урамында, Островский урамында чүп-чар янгынына да барган.

Ә Засорин урамындагы 2нче йорт подъездларының берсендә кемнеңдер ташланган тәмәке төпчегеннән яны башлаган матрасны сүндерергә туры килгән. Практика күрсәткәнчә, күпчелек янгын чыгуның сәбәбе - кеше факторы. Кешеләр узган елгы үләнне, чүп-чарны яндыралар, урманда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында кайгыртмыйча учак элдерәләр.

Мондый гамьсезлек нәтиҗәсендә еш кына җитди янгыннар һәм зур матди зыян килеп чыга да инде. Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчелеге янгыннар белән бәйле вәзгыятькә бик борчыла һәм барлык шәһәр һәм район халкын ут белән сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә өнди.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев