Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тамчы кан һәм яман шешнең 13 төре

Онкологияне иң иртә стадияләрдә билгели торган портатив җайланма уйлап табылган. Япониянең Toshiba корпорациясенең яман шеш авыруларын ачыклауның яңа ысулы 99 процент төгәллек белән эшли.

Диагностик чиплы махсус портатив җайланма якынча ике сәгать эчендә кан анализын ясый. Шул ук вакытта аңа бер тамчы кан да җитә.
Тест нигезендә РНК молекулаларының кодланмый торган типларын ачык лау ята – нәкъ менә алар канга яман шеш күзәнәкләре бүлеп бирә. Шул ысул белән 13 төр онкологияне иң иртә стадияләрдә дә ачыкларга була. Анализ пациентның ашказанында, ашказан асты бизендә, эчәклектә, күкрәктә, бавырда, сидек куыгында һәм башка органнарда яман шеш булу-булмавын күрсәтәчәк.
Компаниядә берничә елдан соң барлык кирәкле сынаулар тәмамлангач, бу алым бөтен җирдә кулланылыр дип өметләнәләр.
Россия табиблары да күптән түгел генә онкологик авыруларны ачыклау буенча үз ысулын тәкъдим иткән. Моның өчен махсус тартмада йоклаган күсегә өрергә генә кирәк булачак, имеш.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев